«Дөньяның гаҗәеп илләре»: виртуаль сәфәр (6+)

Безнең дөнья бик күптөрле. Ул 252 илдән тора! Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле бар. Бу илләрнең күбесе күпләргә таныш та түгел, шулай да алар гаҗәеп матур. 

15 июнь көнне 6 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен кайбер илләр буйлап  виртуаль сәфәр кылды һәм кызыклы фактларны белде. Кирибати иле, мәсәлән, җир шарының дүрт ярымшарында да урнашкан һәм аның турында дөньяның 1% кешесе генә белә, Гренландия – бозлар иле үзенең поляр төннәре һәм төньяк балкышы белән үзенчәлекле, халык саны буенча иң кечкенә Ниуэ исә Дисней геройлары төшерелгән тәңкәләр чыгаруы белән танылу алды. 

Поделиться: